Саклык банкының "Киләчәккә өлеш" Хәйрия фонды һәм Стратегик инициативалар агентлыгы укытучылар өчен бәйге игълан итә

2020 елның 28 феврале, җомга

Саклык банкының "Киләчәккә өлеш"  Хәйрия фонды һәм Стратегик инициативалар агентлыгы педагогика юнәлешле югары уку йортлары педагоглары һәм студентлары өчен "Киләчәк мәктәп өчен уку материаллары" конкурсы башлануы турында игълан итә.
Конкурсның бурычы - белем бирү процессын яхшыртырга һәм аны укучыларның индивидуаль үзенчәлекләренә яраклаштырырга мөмкинлек бирәчәк уникаль уку контентын җыю.
Конкурс җиде номинациядә уздырыла: «Уен аша өйрәтү», «Видеоматериаллар», «Предмет эчтәлегендә универсаль компетентлык», «Фәнара һәм дисциплинара», «Яңа грамоталылык», «Тормыштан үрнәк», «Мәктәп укучысы - мәктәп укучысына».
Конкурс материаллары һәм гаризалар 30 апрельгә кадәр тапшырылырга тиеш, аларны «КОНКУРС» темасы белән әлеге электрон адреска җибәрергә кирәк: contest@vbudushee.ru.
Конкурс турындагы нигезләмә белән "Киләчәккә кертем" фонды сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International