2020 елның 28 февралендә Түбән Кама шәһәренең Техник иҗат һәм профориентация үзәге - «Кванториум» балалар технопаркында «Заманча контекстта өстәмә белем бирү оешмасы: шартлар сыйфатыннан - нәтиҗәләр сыйфатына» республика фәнни-гамәли семинары узды.
Семинар барышында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Түбән Кама муниципаль районының Техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш үзәге арасында федераль инновацион мәйданчык кысаларында «Цифрлы трансформация», «Мәгарифтә традицион мәдәният» юнәлешләре буенча хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.