Казан шәһәре Яңа Савин районының 146нчы лицее 25 февральдән 27 февральгә кадәр Мәскәүдә узган «Уңышлы мәктәп» IV Бөтенроссия конкурсының бронза призеры булды.
Сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча конкурсның финалына 16 мәгариф учреждениесе чыкты. Казанны конкурста Яңа Савин районының 146нчы лицее һәм Идел буе районының 78нче лицее тәкъдим итте.
Конкурсантлар өчен сынаулар өч көн дәвам итте һәм төрле катлаулылыктагы биремнәрне үз эченә алды. Мәсәлән, уңышлы гамәлгә ашырылган методикаларны, технологияләрне һәм белем бирү процессы модельләрен тәкъдир итәргә, киләчәкнең уңышлы мәктәбе образын проектларга кирәк иде.