28 февральдән «Белем дөньясы» программасы үзенең тапшыруларын «Татарстан-24» телеканалында яңартылган форматта башлый.
Мәгълүмати-аналитик тапшыру мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштыра, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашуны, сәләтле балаларны барлау, сәламәт тормыш алып бару һәм тагын күп темаларны яктырта.
«Белем дөньясы» телепроекты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча әзерләнә.
2020 елдан тапшыру "Татарстан-24" каналында һәр җомга саен 18.30 сәгатьтә чыгачак. Кабатлау: шимбә көнне - 8.30 сәгатьтә, сишәмбе көнне - 9.30 һәм 12.30 сәгатьтә.
Тапшыруның премьерасын бүген, 28 февральдә, 18.30 сәгатьтә карарга мөмкин.