Татарстанда биналарына капиталь ремонт таләп ителми торган мәктәпкәчә мәгариф оешмалары өлеше узган ел 6,65%ка арткан һәм 73,6%ка җиткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында министрлыкның капиталь төзелеш һәм ремонт объектларын техник күзәтү бүлеге башлыгы Айрат Әхмәдишин хәбәр итте.
2019 елда мәгариф оешмаларына капремонт программасы буенча Татарстанның 34 муниципаль берәмлегендә, шул исәптән Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә, урнашкан 112 балалар бакчасы (113 бина) ремонтланган. Капиталь ремонтның гомуми суммасы 2 млрд сумнан арткан.