Татарстанда быел эшче кадрлар әзерләү буенча тагын алты ресурс үзәге ачылачак. Шул рәвешле, республикада аларның гомуми саны 43 булачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белемне үстерү бүлеге башлыгы Любовь Митрофанова хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, бүген республикада 37 ресурс үзәге эшли.