ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы узды

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

2020 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы кысаларында 2019 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру проектын тормышка ашыруга йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча пилот проект кысаларында иң мөһим юнәлешләрне һәм эш индикаторларын билгеләү бурычы торды. 2019 ел дәвамында иң актуаль мәсьәләләрне ачыклау буенча көчәйтелгән эш алып барылды. Проектны гамәлгә ашыру максатларында мәгариф өлкәсендә экспертлар, җәмәгатьчелек вәкилләре - иҗтимагый совет, шулай ук гражданнар җәмгыяте - ТР дәүләт хезмәтләре порталында турыдан-туры онлайн-тавыш бирү юлы белән җәлеп ителде. 

2019 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру проектын гамәлгә ашыру турында тулы хисап белән түбәндәге сылтама  буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International