Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясендә 28 февраль көнне "Алиш эзләре буенча" VII Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Быел Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 850 эш кабул ителгән: Төмән, Башкортстан, Удмуртия, Ульяновск, Чиләбе һ.б. Көндезге турга 155 укучы чакырылган иде.
Конференция ачылышында ТР Мәгарифне үстерү институты һәм Казан Федераль Университеты укытучылары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, язучы-патриотның туганнары, А.Алиш исемендәге премия лауреатлары, "Мәдәни җомга", "Шәһри Казан" газеталары журналистлары, конференциядә катнашучылар һәм мәртәбәле кунаклар катнашты. Чарада катнашучыларны Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, язучы, Ш.Маннур һәм А.Алиш премияләре лауреаты Рафис Корбан, Мәскәү Төбәк һәм туризм академиясе профессоры Сәлимова Фәридә Бакеевна сәламләде. Тантаналы өлештә Абдулла Алиш исемендәге премиянең яңа лауреаты Нурия Сәйяр бүләкләнде. Секцияләр эше 5 юнәлеш буенча оештырылган иде: