«Семья – душа России» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Социаль-мәдәни инициативалар фонды барлык теләүчеләрне «Семья – душа России» конкурсында катнашырга чакыра. Гаризаны 2020 елның 31 мартына кадәр проект сайтында бирергә була. Яшь һәм сәнгати белем дәрәҗәсе буенча чикләүләр юк. Эш түбәндәге техникаларда күрсәтелергә мөмкин: май, акварель, гуаш, темпер, акрил, батик. Моннан тыш, быел беренче тапкыр фоторәссамнар өчен номинация барлыкка килде. Конкурска йомгак 10 июньдә ясалачак, ә 29 июньнән 16 августка кадәр «Царицыно» дәүләт тарих-архитектура, сәнгать һәм ландшафт музей-тыюлыгында лауреатлар эше күргәзмәсе узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International