2 март көнне рус педагогы, язучы, Россиядә фәнни педагогикага нигез салучы Константин Дмитриевич Ушинскийның туган көне билгеләп үтелә. Бу көнне мәктәпләрдә, педагогика көллиятләрендә һәм югары уку йортларында гадәттәгечә аның иҗади мирасына багышланган мәдәни-агарту чаралары уздырыла. Бу юнәлештә актив эш шулай ук педагогика һәм психология буенча Россиянең иң эре китапханәсе - К.Д. Ушинский исемендәге китапханә тарафыннан башкарыла, ул уку йортларының мәгълүмат-белем бирү киңлеген үстерү проектларын гамәлгә ашыра.