Президент юлламасы мәгариф һәм фән өлкәсендә ничек гамәлгә ашырыла?

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Россия Иҗтимагый палатасы онлайн-сораштыру уздыра. Ул Президент юлламасының мәгариф һәм фән өлкәсендә ничек гамәлгә ашырылуын билгеләргә тиеш. "Безне мәктәптә  башлангыч сыйныфларда кайнар ризык белән тәэмин итү, югары тизлекле интернет үткәрү, укытучы үсешенең милли системасын гамәлгә ашыру һәм квалификация күтәрү буенча чаралар планы ничек тормышка ашырылуы кызыксындыра, - дип билгеләп үтте сораштыру инициаторы РФ Иҗтимагый палатасаның мәгариф һәм фән үсеше комиссиясе рәисенең беренче урынбасары Людмила Дудова. Сораштыруда 27 мартка кадәр РФ Иҗтимагый палатасы сайтында катнашырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International