КФУда мәктәптә һәм вузда геологик-географик белем бирүнең заманча проблемалары турында фикер алыштылар

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында география укытучылары, география буенча район методик берләшмәләре җитәкчеләре, «Иң яхшы география укытучысы» бөтенроссия конкурсының төбәк этабында катнашучылар һәм Татарстанның балалар-яшүсмерләр геологик хәрәкәтенең төп мәйданчыклары булган мәктәп җитәкчеләре җыелды. Белем бирү сыйфатын бәяләүнең региональ системасын камилләштерү кысаларында һәм Россия Федерациясендә географик белем бирүне үстерү концепциясен гамәлгә ашыру максатларында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Рус география җәмгыяте” РО ярдәмендә “Мәктәптә һәм югары уку йортында геологик-географик белем бирүнең заманча проблемалары” дип аталган республика фәнни-методик семинары узды.

Педагоглар Татарстан Республикасында мәктәптә география белеменең бүгенге торышы һәм үсеше, хәзерге заман табигать белеме концепциясе буенча географик белемнәрдә геологик белемнәр, шулай ук Казан федераль университетыннан хезмәттәшләре белән бергә Җир турында фәннәр өлкәсендә мәктәп укучыларының проект-тикшеренү эшчәнлеген оештыру турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International