ФИПИ профильле сыйныфларга эләгү өчен ТДИ (ОГЭ)ны ничә баллга тапшырырга кирәклеген хәбәр итте

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Педагогик үлчәмнәр федераль институтында (ФИПИ) профильле сыйныфларга эләгү өчен ТДИ (ОГЭ)ны ничә баллга тапшырырга кирәклеген хәбәр иттеләр.

9 сыйныф укучылары уку елы ахырында ТДИ тапшыра. Әгәр алга таба укуларын профильле сыйныфларда дәвам итәргә теләсәләр, аларга билгеле бер күләмдә баллар тупларга кирәк булачак. 

Рус теле буенча профильле сыйныфка эләгү өчен әлеге фән буенча имтиханда ким дигәндә 26 балл тупларга кирәк булачак (“5”ле 29дан башлана).

Математика юнәлешендә кагыйдәләр башкачарак яңгырый: табигать фәннәре белән бәйле профильле сыйныфка керергә теләсәң, бу предметтан минимум 18 балл туплау кирәк. Киләчәктә экономист булырга теләүчеләргә 18 балл җитә. Физика-математика профилен сайлаучыларга 19 балл җыю мөһим.

Физикага өстенлек бирелә торган сыйныфта укырга теләсәң, физикадан ТДИда ким дигәндә 30 балл тупларга туры киләчәк (иң күбе 43 балл куела). Химия буенча профильгә эләгү өчен 27, биология өчен 33 балл кирәк.

География буенча профильле сыныфка керү өчен 23, тарихка өстенлек бирсәң, 24 балл туплау мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International