Түбән Каманың яңа балалар бакчасында алты ясле төркеме ачылачак

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Бу хакта Түбән Кама мэры Айдар Метшин 32 нче гимназиядә шәһәр халкы белән очрашуда сөйләде. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, балалар бакчасы "Демография" милли проекты программаларының берсе буенча төзелә, аның өстенлекле бурычы кече мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм ясле төркемнәр өчен шартлар тудыру. «99 нчы балалар бакчасында алты шундый төркем ачу планлаштырыла», - дип ачыклык кертте мэр. Шулай ук Чишмәле урамында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк. Үз ишекләрен ул яңа уку елы башына ачар дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International