Түбән Кама политехника көллиятендә «Су технологияләре» компетенциясе буенча WorldSkills беренче төбәк чемпионаты башланды. Катнашучылар алдында су башнясының миниатюр конструкциясен җыю яки кимчелекләрне бетерү бурычы тора. Катнашучыларга биремне үтәү өчен өч сәгать вакыт бирелә. «Су технологияләре» компетенциясе буенча чемпионат өч көн дәвам итәчәк. Шулай ук чемпионат биремнәре арасында датчикларны урнаштыру һәм көйләү, суны анализлау, дефектларны һәм җитешсезлекләрне эзләү һәм бетерү бурычлары да бар. Һәр катнашучының үз маршрут кәгазе бар, шуңа күрә конкурсантлар биремнәрен төрле эзлеклелектә башкарачак.