Яшь татарстанлыларны «Минем Росгвардия» конкурсында катнашырга чакыралар

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Яшь татарстанлыларга «Минем Росгвардия» бөтенроссия балалар иҗат конкурсында катнашырга тәкъдим итәләр. Чараны оештыручылар билгеләп үтүенчә, дүртенче тапкыр уздырыла торган конкурсның төп максаты - "балаларны һәм яшүсмерләрне  Ватанны саклаучы һөнәрен үз гаиләсе мисалында иҗади аңлауга җәлеп итү". Бәйгедә катнашырга теләүчеләр кыска хикәя язарга һәм аңа тематик иллюстрация яки фотоколлаж төзергә тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International