Татарстанда аерым предметлар профиль дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла торган мәктәпләр саны арткан

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Татарстанда табигый-фәнни, математик һәм мәгълүмати-технологик юнәлештәге программалар профиль дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла торган мәктәпләр саны 55,3 %ка артты. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларның йомгаклау аттестацияләве бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Лустина хәбәр итте. Татарстанның 480 мәктәбендә (55,3%) 21,3 мең югары сыйныф укучысы (ягъни 65%) бер яки берничә табигый-фәнни, математик яки мәгълүмати-технологик юнәлешле предметны профиль дәрәҗәсендә өйрәнәләр, дип сөйләде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International