Татарстанда өстәмә белем бирү системасында шөгыльләнүче балалар саны 2019 елда 5 меңгә артты һәм 606 мең 220 кешегә җитте, бу 82 % тәшкил итә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина хәбәр итте. «Бюджет акчалары исәбеннән өстәмә белем бирү системасында шөгыльләнүче укучылар саны якынча 74% тәшкил итә», - дип сөйләде ул. Өстәмә белем бирү юнәлешләре турында сөйләгәндә, Асадуллина 193 мең бала сәнгать-эстетик профиль буенча шөгыльләнә, 150,9 мең - физик культура һәм спорт белән, 130 мең тирәсе социаль-педагогик өлкәне сайлаганнар, дип билгеләп үтте.