"Мәгариф" милли проекты кысаларында 2021 елда Казанда "Кванториум" балалар технопаркын ачачаклар

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Казанда 2021 елда "Кванториум" балалар технопаркын ачу планлаштырыла. Ул "Мәгариф" милли проектына керүче "Һәр баланың уңышы" федераль проекты буенча төзеләчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина хәбәр итте.

Татарстанда хәзерге вакытта өч “Кванториум” бар. Алар Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә урнашкан. Казан “Кванториум”ы күп төрле юнәлешләрне үз эченә алачак.

Шулай ук 2020 һәм 2021 елда Яр Чаллыда ике мобиль “Кванториум” да пәйда булачак. Алар республиканың якын-тирә районнарыннан булган балалар өчен эшләячәк.

Укучыларга техник иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеген биргән технопарклар системасы Татарстанда 2015 елда барлыкка килде. Яр Чаллыда биредә ел саен 460 укучы шөгыльләнә, Әлмәт һәм Түбән Камада 2017 елдан бирле һәр уку елында 1300 һәм 1000 укучы белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International