Казан укучысы Данил Сибгатуллин математика буенча халыкара олимпиадада «алтын» яулады

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Казан укучысы Данил Сибгатуллин Россия җыелма командасы составында математика буенча Romanian Master of Mathematics (Румыния) XII Халыкара олимпиадасында алтын медаль яулады.

Олимпиадада Данил Сибгатуллиннан тыш, Россия җыелма командасын Мәскәүдән Иван Гайдай-Турлов, Сочидан Данила Демин, Санкт-Петербургтан Максим Туревский һәм Чиләбедән Константин Мясников тәкъдим итте. Җыелма команданың барлык катнашучылары да, Россиягә беренче команда урынын тәэмин итеп, алтын медальләр яуладылар.

Ярышлар Бухарестта 26-нчы февральдән 2-нче мартка кадәр барды. Аларда барлыгы 19 ил командасы катнашты. Россия укучылары өчен ярыш быел Санкт-Петербургта узачак халыкара математика олимпиадасы алдыннан күнекмә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International