Чаллы чыгарылыш укучыларының ата-аналары "Әти-әниләр арасында бердәм БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясендә катнашты

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

26 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең 34 нче мәктәбендә «Әти-әниләр арасында бердәм БДИ тапшыру көне» бөтенроссия акциясе узды. Бу юлы акция Хәтер һәм дан елына багышланган иде, сынау имтиханы тарих фәне буенча иде. 

Акциядә Россия Федерациясенең күпчелек субъектлары катнашты. Бу көнне чыгарылыш укучыларының ата-аналары үз балалары белән урыннарын алыштыра һәм БДИ процедурасын, металл детектор кысаларыннан алып дәүләт имтиханы өчен нәтиҗәләр алганчыга кадәр уза алды. Ата-аналардан тыш, бу көнне имтихан бирү мөмкинлеге массакүләм чара вәкилләренә дә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International