"Касперский лабораториясе" "Саннар дәресе" бөтенроссия мәгариф проектында катнашачак. Махсус аның өчен компания берничә ситуацияне модельләштерә торган тренажёр эшләгән, анда балалар мәгълүмати куркынычсызлык дөньясы белән танышачак. Россия мәктәпләрендә 10-23 мартта әлеге тренажёрны кулланып дәресләр узачак. Тренажёр өч төрле герой (биолог, рәссам һәм математик) катнашындагы өч варианттагы сценарийны үз эченә ала. Укучы башта бер персонаж өчен уйнарга, ә аннары башка геройны сайлап дәрестә тагын бер тапкыр катнашырга мөмкин. Аларның һәркайсына билгеле бер максатка ирешергә, ә моның өчен кайбер гамәлләрне башкарырга кирәк. Шул ук вакытта һәр сценарий эчендә биремнәр балалар шул исәптән реаль тормышта да очраша ала торган ситуацияләрдә куркынычсызлык темасы белән танышуга юнәлтелгән. Уен тәмамланганнан соң укучыларга финал тестын узарга тәкъдим ителәчәк.