Россия Финанс министрлыгының халыкның финанс белеме дәрәҗәсен күтәрү буенча проекты кысаларында "Финансовый стендап" мәктәп командалары Бөтенроссия конкурсына теркәлү игълан ителде. Конкурс "ПАКК" консультация компаниясенең мәгълүмати ярдәме белән "EventPlatform" компаниясе тарафыннан үткәрелә.
Стендап - укучыларга таныш булган популяр юмористик чыгыш форматы. Педагоглар җитәкчелегендә мәктәп укучылары түбәндәге номинацияләр буенча 5 минуттан да артык булмаган озынлыктагы видеоролик яздырырга тиеш булачак:
1) "Финанс һәм әдәбият",
2) "Финанс һәм тарих",
3) "Финанс һәм җәмгыять белеме".
Ун иң яхшы эш жюри тарафыннан сайлап алыначак һәм 2020 елның көзендә Мәскәүдә VII Бөтенроссия саклык атналыгына багышланган финалда катнаша алачак.