Казан югары уку йортларында белем алучы чит ил студентлары хокук буенча олимпиадада катнаша ала

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Казанда чит ил студентлары арасында узачак «Россия законнарын белүчеләр» вузара олимпиадасына гаризалар кабул итү башланды. 

Анда «Юриспруденция» юнәлеше буенча белем алучы студентлардан кала, ерак һәм якын чит илләрнең бакалавриат, белгечлек һәм магистратура программалары буенча көндезге формада белем алучы студентлары катнаша ала. 

Олимпиада ике этапта узачак. 4-нче апрельдә беренче турда катнашучылар хокук белеме бүлекләре буенча – дәүләт һәм хокук теориясе, Россиянең конституция хокукы, гражданлык, хезмәт, гаилә, административ һәм җинаять хокукы буенча тест биремнәрен үтәячәк. 

Икенче турда – 11-нче апрельдә катнашучыларга бирелгән темага эссе язарга һәм кейс-ситуацияне хәл итәргә туры киләчәк. Олимпиадада катнашу өчен гаризалар 25-нче мартка кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты. 

Тулырак мәгълүматны олимпиада турындагы нигезләмәдә табарга була

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International