Мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды

2020 елның 3 марты, сишәмбе

2 март көнне Россия мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды. 2020 елда аларны якынча илнең 37 мең мәктәбеннән 6,5 миллион укучы язачак. 4-7 сыйныфлар өчен тикшерү эшләре штат режимында узачак, 8 һәм 11 сыйныфлар өчен алар мәктәп карары буенча үткәреләчәк. 2020 елда ВПР уздыру барлык сыйныфлар өчен, сигезенчеләрдән тыш, күчеп баручы даталарны күздә тота. Мәктәпләр үзләренә билгеләнгән интервалда ВПР үткәрү өчен уңайлы көн сайлый ала: 10-11 сыйныфлар өчен - бер атна дәвамында, 4-7 сыйныфлар өчен - ике атна дәвамында.

Бөтенроссия тикшерү эшләре – ВПР (Всероссийские проверочные работы) – аерым предметлар буенча уздырыла торган йомгаклау контроль эшләре. Ул, Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен исәпкә алып, укучыларның әзерлек дәрәҗәсен тикшерү максаты белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International