КНИТУ-КАИда "Росатом" олимпиадасында 150дән артык укучы катнашты

2020 елның 3 марты, сишәмбе

29 февраль һәм 1 март көннәрендә КНИТУ-КАИда мәктәп укучыларының  "Росатом"  Халыкара тармак физика-математика олимпиадасы финалы узды. Анда Татарстан, Башкортстан, Мәскәү, Ульяновск, Самара өлкәләреннән 150дән артык кеше катнашты. "Росатом" Халыкара тармак физика-математика олимпиадасы 2019 - 2020 уку елы олимпиадалары исемлегенә тулы күләмдә керә. Олимпиаданы оештыручы - КНИТУ-КАИ. «Росатом» олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар 2020 елда югары уку йортларына укырга кергәндә ташламалар алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International