«Яңа мәктәп» проекты активистлары Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы эшенең нәтиҗәлелеген бәяләде

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Утырышта министрлыкның 2019 елда экспертлар һәм халык тавыш бирү юлы белән билгеләнгән өстенлекле максатларга ирешү турындагы хисапны тыңладылар. Дискуссиядә катнашырга һәм министрлык эшенең нәтиҗәлелеген бәяләргә Татарстан Республикасында «Яңа мәктәп» партия проекты активистлары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары, бәйсез экспертлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, педагоглар һәм ата-аналар  чакырылды. Татарстан Республикасында «Яңа мәктәп» проекты координаторы Асия Тимирясова билгеләп үткәнчә, дәүләт идарәсе органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча пилот проекты республиканың мәгариф системасына сизелерлек уңай үзгәрешләр кертте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International