«Кванториум» балалар технопарклары системасында тәрбияләнүчеләр виртуаль һәм өстәмә чынбарлык кушымталары әзерләгән. Балалар технопаркларында шөгыльләнүче 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге укучылар «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык кушымталарын эшләү: 3D модельләштерү һәм программалаштыру» юнәлеше буенча конкурсның икенче төбәк этабында катнаша. Аерым алганда, укучылар физика виртуаль классын, математика һәм биологияне өйрәнү уеннарын, Яр Чаллы һәм дөньяның иң танылган мәдәни урыннарында виртуаль экскурсияләр әзерләгәннәр. Аларны Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган тарих дәресләрендә һәм танкларның виртуаль музеенда кулланырга була.
Хакатонның иң өлкән катнашучылары яшьләрнең мәдәни дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән Art galleries өстәмә чынбарлык кушымтасын әзерләгән. Төрле локацияләрдә урнашкан QR-кодлар ярдәмендә ул дөнья мәдәнияте шедеврлары белән дә, яшь рәссамнар әсәрләре белән дә танышырга мөмкинлек бирә.