2 март көнне Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе залы Республика вожатыйлар һәм проводниклар мәктәпләрен ачу тантанасында катнашучылар һәм кунаклар өчен үз ишекләрен ачты.
Тантанада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Идел буе федераль округы студентлар отрядлары штабы командиры һәм Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге җитәкчесе Василий Ислаев катнашты.
Чарада төрле юнәлешләр буенча отряд агитация плакатлары күргәзмәсе оештырылды, студентлар отрядларының иҗади номерлары күрсәтелде.
Сәхнәдә Студентлар отрядлары традицияләрен үстерү, агитациянең иң нәтиҗәле формаларын һәм төрләрен ачыклау максатында үткәрелгән агитация конкурсында җиңүчеләрне игълан иттеләр. Конкурс кысаларында балалар кыска метражлы видеороликлар төшерделәр, gif-анимацияләр төзеделәр, юнәлешләрнең эмблемаларын эшләделәр һәм агитация плакатын ясадылар.