Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2020 елның март - июнь айларында дәүләт аккредитациясе булган һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары белем бирү оешмаларында укучылар арасында «Дүртенче сәнәгать инкыйлабы шартларында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре» дип аталган дип аталган I республикакүләм фәнни эшләр конкурсын үткәрә. Конкурс Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының 20 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.
Тулырак мәгълүмат upch.tatarstan.ru сайтында.