Алабугада "Тизрәк Алабугага, музейга!" конкурсына йомгак ясалды

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

“Тизрәк Алабугага, музейга!” дип аталган икенче Республикакүләм әдәби эссе балалар иҗат конкурсына йомгак ясалды. Бу – Алабуга дәүләт музей-ядкәрлегенең һәм «Татармультфильм» берләшмәсенең уртак проекты һәм ул балаларны Татарстанның тарихи-мәдәни мирасына тартуга һәм төбәк музейларын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Бәйге ике яшь төркемендә  - 1-2 һәм 3-4нче сыйныф укучылары арасында үткәрелде. Монда катнашучыларның бурычы, АДМЯнең музей-күргәзмә объектларына багышлап, эссе жанрында инша язу иде. Проектта Татарстан Республикасының ун торак пунктыннан: Әгерҗе, Алабуга, Казан, Мамадыш, Яр Чаллы, Нурлат, Чистай шәһәрләреннән, Урыссу бистәсеннән һәм Абалач авылыннан барысы 35 укучы катнашты.  

1–2нче сыйныф укучылары керергә тиеш булган яшь категориясендә 25 укучы үз эшен тәкъдим итте. Беренче урын Сәфинә Сафинага (Менделеевск районы, Абалач авылы) бирелде. Аның эше “Алабугага экскурсия яки мин ни өчен слайм сатып алмадым” дип аталды. Икенче урын Яр Чаллы шәһәреннән “Алабуга белән беренче очрашу” дип исемләнгән эше өчен Александр Харламовка бирелде. Өченче урын – Нурлат шәһәреннән Ульяна Корниловада. Ул үз эшен “Шайтан шәһәрчеге турында борынгы матур риваять» дип атаган.

Икенче категориядә 3–4нче сыйныф укучылары көч сынашты. Алар 10 укучы иде. Беренче урын Урыссу бистәсеннән “Тизрәк Алабугага, музейга!” дигән эше өчен Әмир Ямаевка бирелде. Алабуга шәһәреннән Альбина Хәмидова – икенче урында. Ул язган эссе “Музейлар шәһәре” дип аталды. Яр Чаллы шәһәреннән килгән Ирина Кудрявцева өченче урынга лаек булды. Аның эше “Үткәнгә минем әкияти сәяхәтем” дип исемләнгән.

Барлык җиңүчеләр дә тантаналы чарага чакырылды. Ул 3 мартта Алабуга дәүләт музей-ядкәрлегенең конференц-залында мәктәп укучылары өчен “Аларның исемнәре Россия данын тудырды” дип аталган IX Республика фәнни-гамәли конференция кысаларында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International