Түбән Кама кадетлары Пермьнән Росгвардия башлыгы кубогын алып кайтты

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Татарстан кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләр Пермь өлкәсеннән "Җиңүгә ихтыяр көче өчен" Кубогын  алып кайтты. "Җиңүгә тигезләнү!" халыкара яшь патриотлар слётында РФнең 20 субъектыннан, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән командалар катнашты.
Түбән Кама командасы РФ милли гвардиясе гаскәрләре башкомандующие Виктор Золотов кубогына ия булды, ә гомуми зачетта үз төркемендә 4 урын алды. Кадетлар медицина, эзләү тактикасы, хәрби техника, топография, мина эше һ.б. буенча сынаулар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International