2-3 мартта Н.В. Лемаев исемендәге Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте базасында Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының республика этабы узды. Олимпиадада һөнәри белем бирү һәм югары белем бирү оешмалары студентлары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын - Ленар Нуретдинов, Н.В. Лемаев исемендәге Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студенты;
2 урын - Алинә Кайбышева, Н.В. Лемаев исемендәге Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студенты;
3 урын - Вадим Майков, В.П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллияте студенты.