Казанда Пермь хәрби институты курсантлары кадетларга Росгвардиядә хезмәт итү турында сөйләде

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласында Росгвардиянең территориаль идарәсе хәрби хезмәткәрләре һәм Россия ВНГ Пермь хәрби институты курсантлары "Ватан нәрсәдән башлана" мәгълүмати-пропаганда акциясе кысаларында Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге кадет интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә Росгвардиядә хезмәт итү турында сөйләделәр.
Акциянең төп максаты - үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә ярдәм итү, Россия милли гвардиясе гаскәрләренең героик үрнәкләрен күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International