Конкурста катнашырга төп программалар белән беррәттән җайлаштырылган белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы, инклюзив алымнар кулланучы белем бирү оешмалары чакырыла. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
«Иң яхшы инклюзив мәктәп»;
«Иң яхшы инклюзив балалар бакчасы».
Сынау ике этапта уза. Төбәк этабы 2020 елның 17 апреленнән дә соңга калмыйча тәмамлана - анда җиңүчеләр (номинациядә һәр субъекттан бер белем бирү оешмасы) конкурсның федераль этабында (2020 елның 20 апреленнән 29 маена кадәр) катнаша. Федераль этапның төп өлешенә һәр номинациядә иң күп балл җыйган 20 белем бирү оешмасы кертеләчәк. Ул 8-9 июньдә Мәскәүдә узачак.