Казан укучысы программалаштыру буенча олимпиаданың абсолют җиңүчесе булды

2020 елның 6 марты, җомга

Казаннан унберенче сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин мәктәп укучыларының программалаштыру буенча «Технокубок» олимпиадасында абсолют җиңүче булды. 

Олимпиадада 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Финал турында Россия һәм БДБның башка илләреннән 550дән артык катнашучы көч сынашты. 24 укучы җиңүче булды, тагын 120се призер статусын алды.

Беренче урынны КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге лицей укучысы Илдар Гайнуллин алды, ул барлык мәсьәләләрне чишеп, 13 мең 121 балл җыйды.
 

Олимпиада Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Ижевск, Чиләбе, Екатеринбург, Воронеж, Красноярск һәм Казанда 17 көндезге мәйданчыкта узды. Ярышка Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Беларусь, Кыргызстан, Казахстан һәм Украина укучылары да кушылды.

Олимпиада инде биш ел үткәрелә, бу вакыт эчендә анда 25 меңнән артык мәктәп укучысы катнашты. Быел «Технокубок» мәктәп укучылары олимпиадалары исемлегендә «информатика» профиле буенча беренче дәрәҗәдәге олимпиада статусын алды. Бу җиңүчеләргә һәм призерларга профильле факультетларга имтихансыз керү мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International