Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев билгеләп үткәнчә, инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән чыгарылыш сыйныф укучылары арасыннан Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) һәм Төп дәүләт имтиханында катнашучылар саны ел саен арта бара.
Бу хакта ул инвалидлар эшләре буенча РФ Президенты каршындагы комиссиянең инвалид-балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен уңайлы һәм сыйфатлы мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирүне үстерү мәсьәләләре буенча Эшче төркеме утырышы барышында сөйләде.
Билгеләп үтелгәнчә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, инвалидлар һәм инвалид-балалар дәүләт аттестациясен кайсы формада үтәчәкләрен ирекле рәвештә сайларга хокуклы: БДИ һәм ТДИ яки дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында (ГВЭ). БДИ һәм ТДИ дан аермалы буларак, ГВЭ язма һәм телдән имтиханнар рәвешендә текстлар, темалар, биремнәр һәм билетлар кулланып уздырыла.