Бөтенроссия тикшерү эшләрен камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыю төгәлләнде

2020 елның 7 марты, шимбә

Мәгариф сыйфатын бәяләү Федераль институты Бөтенроссия тикшерү эшләрен (ВПР) оештыруны һәм эчтәлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыюны төгәлләде, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт.

Билгеләп үтелгәнчә, 2019 елның ноябреннән ВПР уздыру форматына, аларның дәвамлылыгына, башка оештыру мәсьәләләренә кагылышлы 200гә якын тәкъдим килгән. Моннан тыш, ВПРның төрле предметлар буенча контроль үлчәү материалларын эчтәлеге буенча тәкъдимнәр керде, алар әзерләүчеләргә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International