Лениногорскида гамәли геология буенча бөтенроссия олимпиадасының республика этабы узды

2020 елның 6 марты, җомга

5 март көнне Лениногорск нефть техникумы базасында «гамәли геология, тау эше, нефть-газ эше һәм геодезия»дип аталган эре һөнәрләр һәм белгечлекләр төркеме укучыларының һөнәри осталык буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы узды.

Олимпиаданы эш бирүче вәкиле - «ЛениногорскРемСервис» ҖЧҖ скважиналар төзү бүлегенең әйдәп баручы технологы Артур Каниев ачты. Ул катнашучыларны сәламләде һәм биремнәрне уңышлы үтәүләрен теләде, мондый чараларның һөнәри үсеш өчен әһәмиятен ассызыклады.

Олимпиада 6 этаптан торды-теоретик белемнәрне һәм инглиз телен тикшерү, график заданиене үтәү, һөнәри модульләр буенча бурычларны хәл итү, «Максим»робот-тренажерын кулланып беренче медицина ярдәме күрсәтү. Практик биремнәр техникумның уку полигонында АГЗУГга хезмәт күрсәтүне һәм төшү-күтәрү операцияләрен, тренажер-имитаторда ГНВПНны  тану һәм бетерү күздә тотылды.

Җитди сынау нәтиҗәләре буенча олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде:

I урын-Александр Кожевников ("Лениногорск нефть техникумы" ДАҺБУ), белгечлеге 21.02.01 нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү.)

II урын-Булат Алимов («Әлмәт политехника техникумы " ДАҺБУ), белгечлеге 21.02.02 нефть һәм газ скважиналарын бораулау)

III урын-Данил Иванов ("Лениногорск нефть техникумы" ДАҺБУ, белгечлеге 21.02.02 нефть һәм газ скважиналарын бораулау).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International