Казан укучысы Софья Колонтаевская журналистика буенча "Ломоносов" олимпиадасы финалисты

2020 елның 6 марты, җомга

Мәскәүдә журналистика буенча "Ломоносов" олимпиадасы тәмамланды, аны "Российская газета" һәм "Россия Радиосы" белән бергә М.В. Ломоносов исемендәге МДУның журналистика факультеты оештыра.
Финалда катнашучы 11 нче сыйныф укучылары "автомат" рәвештә укырга кергәндә тапшырыла торган өстәмә иҗади имтихан буенча 100 балл ала. Дөрес, бер шарт бар: профильле БДИ буенча кимендә 75 балл җыярга кирәк. Әмма иң җитди бүләк - МДУда журналистика факультетына бюджет урынга ташлама буенча керү мөмкинлеге.
Олимпиадада көндәшлек бик җитди иде: читтән торып үткәрелүче турда эссе язган 1500 бала арасыннан финалга нибары 11 бәхетле кеше чыкты. Финалистлар Казан, Саранск, Новокузнецк, Ижевск, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән җыелды. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча һәр катнашучыга бәя бирелде.
Иң яхшылары дип ике унберенче сыйныф укучысы - Казаннан Софья Колонтаевская һәм Мәскәүдән Тимофей Лобанов табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International