Арчада полилингваль белем бирү буенча фәнни конференция узды

2020 елның 10 марты, сишәмбе

2020 елның 5 мартында Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында «Полилингваль һәм полимәдәни белем: практика һәм перспективалар» темасына Халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

Конференция эшендә югары, урта һөнәри, төп гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 240 педагогика хезмәткәрләре катнашты.

Конференциядә катнашучылар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар: үсеп килүче буынны полимәдәни диалог һәм милләтара хезмәттәшлек рухында тәрбияләү өлкәсендә федераль һәм төбәк сәясәтен чагылдыру; күпмәдәниятлелек идеяләре һәм яңа белем бирү стандартлары буенча этномәдәни белем бирү; полимәдәни белем бирүнең теоретик-методологик нигезләре; мәдәниятара диалогта толерант полимәдәни шәхес формалаштыру; милли төбәк үзенчәлекләре: мәктәпкәчә яшьтәге балаларга полимәдәни белем бирү; балалар яшендә полимәдәни белем бирү моделе; полимәдәни белем бирүнең һәм полимәдәни тәңгәллек формалаштыруның чит ил тәҗрибәсе.

Конференция кысаларында укыту һәм тәрбия процессының полимәдәни өлешенә багышланган пленар һәм секция утырышлары узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International