«Киләчәк фәне - яшьләр фәне» V Бөтенроссия фән форумында катнашуга заявкалар кабул ителә башлады

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы 27-30 майда «Киләчәк фәне - яшьләр фәне» V Бөтенроссия форумы үткәрә.
Чара Пермь дәүләт политехника университеты базасында узачак. Аның төп максаты илнең сәләтле яшьләренә ярдәм итү, яшьләрне глобаль фәнни проблемаларны хәл итүгә җаваплар эзләүгә җәлеп итү, Россия җәмгыятенең мөһим ресурсы буларак фән турында яшьләрнең карашларын киңәйтү, аерым фәнни юнәлешләр һәм дисциплинара хезмәттәшлек кысаларында төрле буын галимнәре арасында мәгариф һәм фән өлкәсендә элемтәләрне ныгыту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International