Укучылар тарих һәм химия буенча Бөтенроссия тикшерү эше язалар

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Унберенче сыйныф укучылары өчен тарих һәм химия буенча Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт. Тарих буенча контроль эш 12 меңнән артык мәктәптә узачак. Барлыгы 12 бирем булачак, аларны сәгать ярым эчендә чишәргә кирәк. Ә химия буенча ВПРда  10,5 мең мәктәп катнашачак. Тикшерү эше сәгать ярымга исәпләнгән, ул үз эченә 15 биремне ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International