Татарстанның 462 тугызынчы сыйныф укучысы резерв көнендә рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен тапшырачак. Әңгәмә бөтен республика буенча 200 мәктәптә узачак.
Исегезгә төшерәбез, 12-нче февральдә республикада 37 676 тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсендә катнашты. Узган елдан әлеге сынауны уңышлы үтү укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шартларының берсе булып тора. Җитди сәбәпләр аркасында тиешле вакытта әңгәмәдә катнаша алмаган яки «незачет» алган укучылар өчен әңгәмә өстәмә срокларда үткәрелә. Быел имтиханны 11-нче мартта һәм 18-нче майда яңадан тапшырырга мөмкин.