Мәктәпне тәмамлаучылар арасында Бердәм дәүләт имтиханы өчен биологияне сайлаучылар арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.
Быел биологиядән имтихан тапшыру теләге белән 3389 кеше гариза биргән. Узган елда 3163 укучы булган. «Бездә медицина вузлары, башка университетларда биология факультетлары бар, аларда илкүләм проектлар ярдәмендә лабораторияләр ачылды. Яңа җиһазларда эшләргә теләүчеләр артуын күрәбез», — диде ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов
Сайлап алынган предметлар арасында элеккечә җәмгыять белеме лидер булып кала. Имтиханнарның төп чорында аны 6785 укучы тапшырыр дип көтелә. Икенче урында — физика, химия, биология. Шулай да, 2019 елга караганда, физиканы тапшырырга теләүчеләр 89га, химиядән белемнәрен сынарга теләүчеләр 4кә кимрәк.
«Физикадан БДИ тапшыручылар саны ике ел рәттән кимүе күзәтелә. Аның каравы, информатика һәм ИКТдан имтихан сайлаучылар арта», — диде Рафис Борһанов.
Быел Бердәм дәүләт һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшыру өчен 18 мең 611 кеше гариза биргән, быел тәмамлаучылар - 17 мең 113 кеше.