Мәскәүдә мәктәп укучыларының программалаштыру буенча XIV ачык олимпиадасы узды. Анда Россия, Белоруссия, Казахстан, Украина, Болгария, Сербия шәһәрләреннән 400дән артык укучы катнашты. Казан федераль университетының Н. Лобачевский исемендәге лицее укучылары җиңүчеләр һәм призерлар арасында. Илдар Гайнуллин беренче урынга чыгып алтын медальгә ия булды. Азат Исмәгыйлев шулай ук алтын медаль алды. Валерий Родионов олимпиада нәтиҗәләре буенча призер дип табылды.