Азнакайга Франциядән студентлар практикага килде

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм үзара хезмәттәшлек кысаларында Азнакайга Франциянең Шомон һәм Труа шәһәрләреннән Югары әзерлек мәктәбе студентлары килде.

Алар 4 марттан 12 мартка кадәр балалар бакчаларында, мәктәпләрдә практика узачак.

Чит ил студентларын семинарлар, ачык дәресләр, мастер-класслар, иҗади очрашулар, мәдәни чаралар көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International