Мари Элга Татарстанның иң эрудицияле мәктәп укучылары барачак

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

2020 елның 12 мартында Йошкар-Ола шәһәрендә мәктәп укучылары арасында Идел буе федераль округының V Интеллектуаль олимпиадасы финалы узачак.
Марий Эл башкаласына Идел буе төбәкләреннән 8-11 нче сыйныф укучылары җыелачак. Җыелма командаларга муниципаль һәм төбәк сайлап алу ярышларында җиңүчеләр керә.

Татарстан Республикасыннан олимпиада финалында 12 укучыдан торган җыелма команда катнаша. Аның составына Казан шәһәренең Н.И. Лобачевский исемендәге лицее, 131 нче лицее, Иннополис лицее, Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясе укучылары керде. Алар «Ватан тарихы белгече» республика интеллектуаль турнирында җиңүчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International