5-6 март көннәрендә Буа шәһәренең “Яшьлек” спорт комплексы һәм “Яшьлек” спорт мәктәбендә 2019-2020 еллар сезонында гомуми белем бирү оешмалары арасында Мәктәп волейбол лигасы республика чемпионатының зона этабы (Көнбатыш зонасы) узды.
Уеннарда Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч, Буа, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнарыннан 8 егетләр һәм кызлар командасы катнашты.
Егетләр командалары арасында җиңүчеләр һәм призерлар:
1 урын - Яшел Үзән муниципаль районы Осиново авылының В.В.Карпов исемендәге лицее;
2 урын - Тәтеш муниципаль районының Килдеш урта гомуми белем бирү мәктәбе;
3 урын - Чүпрәле муниципаль районының Иске Чүпрәле куппрофильле лицее.
Кызлар командалары арасында җиңүчеләр һәм призерлар:
1 урын - Кайбыч муниципаль районы Е.Г. Тутаев исемендәге Федоровск урта гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урын - Яшел Үзән муниципаль районы Осиново авылының В.В.Карпов исемендәге лицее;
3 урын - Буа шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе.