Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы жюри һәм оештыру комитетлары составы расланды

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы сайтында “Документлар банкы” бүлегендә һәр гомуми белем бирү предметы буенча 2019/20 уку елында мәктәп укучылары арасында узучы бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабының жюри һәм оештыру комитетлары составын билгеләүче боерыклар басылып чыкты. Быел мәктәп укучылары бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы 20 мартта башлана. Ул 24 гомуми белем бирү предметы буенча узачак. Беренче интеллектуаль сынау француз теле буенча олимпиада (20-24 март, Мәскәү) булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International